Әбри Хәбриев: "Рәвешләр" юмор театры сәхнәдән китә

2009 елда татар сәхнәсенә шаярулы “әвеш-тәвешләр”е белән килеп кергән яшьләр - “Рәвешләр” юмор төркеме – эстрада өлкәсенә яңа сулыш өргән кебек булды. Тормыштагы вакыйгаларга яшьләрчә караш, баянга кушылып, җырларга кызык карикатуралар ясау, мәзәкләрне үзенчәлекле итеп, яңача тәкъдим итү – татар эстрадасы сәхнәсендә, дөрестән дә, яңалык булды. Яшьлек дәрте, һәрберсенең таланты, юмористлар буларак танылу кебек уртак максат-хыяллар егетләргә кыска вакыт эчендә үз тамашачысын табарга ярдәм итте. Алай гына да түгел, Татарстан район-авыллары, хәтта күрше республикаларда да “Рәвешләр”нең гастрольләр белән килүен көтә халык. Әмма! Быел көтүләр заяга булырга охшап тора... Ник дигәндә, егетләр моннан соң бер төркем булып эшләүдән туктый.

Ни өчен? 9 ел дәвамында бергә сәхнә бүлешкән егетләрне бер-берсеннән нәрсә аерган? “Рәвешләр” белән ни булыр?

Сораулар күптөрле, ә безнең өчен - җаваплары кызыграк. “Рәвешләр” язмышы турында төркемне оештырып, уртак эшне башлап җибәрүче Әбри Хәбриевның үзеннән сорашырга булдык.

- Әбри, “Рәвешләр” таркала дигән сүзләр дөресме? Имеш-мимеш генәме?..

- Бу сүзләр дөрес. Быел “Рәвешләр” юмор театры соңгы сезонын эшләде, соңгы концертын куйды.

- Таркалуның сәбәбе нидә?

- Төркемне таркату турындагы фикер уртак булды. Юк, тавышланып йөрмәдек, кычкырышмадык. Әмма төп инициаторы мин булдым дисәк тә була... Тормыш бит гел бер урында гына тормый. Артист тормышы бигрәк тә үзгәрешләргә бай. Һәрберебез дә үз юлыбыз белән китеп, аерым эшләргә булдык.

- Әбри, Фәрит, Айдар, Раушан – сезне сәхнә генә түгел, күпьеллык дуслык та берләштерә. Төркем таралуына дуслар арасы бозылу сәбәп булмадымы?

- Юк, әлбәттә. Ни дисәң дә, 9 ел дәвамында дүртебез дә бер максат белән иҗат иттек, бер юл үттек, үстек, чарландык, якын дуслар булдык. Төркем таралу да безне бердәм итеп тоткан дуслыкка аяк чалмас дип ышанам. Алга таба да аралашып яшәргә исәп!

- Яңа артистлар белән яңа “рәвешләр” булдыру планы юкмы?

- Юк, дип, кистереп әйтә алам. Чөнки аның үз авырлыклары бар. Фәрит, Айдар, Раушан, мин – иҗатта без 9 ел бергә кайнадык. Әлеге вакыт эчендә бер-беребезне өйрәнеп беттек, һәрберебездә булган импровизация көчен, мөмкинлекләрне белеп, сәхнәдә бербөтен организм булып эшләдек. Ә яңа кешеләр белән бер-береңне күз карашыннан аңлап булырмы-юкмы... Алар сине сәхнәдә артист буларак тоя алачакмы, тиеш урында, җавап итеп, килешле сүз әйтә алырмы – болары билгесез .

- Шулай итеп, “Рәвешләр” сәхнәдән гомумән китәчәк? Әллә сезне аерым номерлар белән башка концертларда күреп булырмы?

- Башка тамашаларда катнашырга чакыралар икән, мин бик теләп ризалашачакмын! Егетләрнең дә теләге, мөмкинлеге булган очракта, сәхнәгә бергә чыгып, тамашачылар яратып кабул иткән номерларны куюдан баш тартмабыз, дип уйлыйм. Әйткәнемчә, без талашып аерылышмадык.

- Сезнең һәрберегез – иҗат кешесе. Төркем таралганнан соң, ниләр эшләргә уйлыйсыз?

- Үзем турында әйткәндә, сольный концерт белән чыгыш ясарга уйлыйм. Аны булдыруда миңа Фәрит Галиев булыша. Программаны, яңа номерларны бергәләп уйлыйбыз. Шулай ук чит авторлар белән дә хезмәттәшлек итергә кирәк дигән фикергә килдек.

- Ә Айдар, Раушан... Аларның иҗади планнары билгелеме?

- Айдарның да, Раушанның да планнарын миңа сөйләү бик үк дөрес булмас. Әмма аларның икесе дә - үтә дә талантлы, көчле харизмалы актерлар. Алар уйнавына мин һәрвакыт сокландым. Айдардагы мимика, пластика... гомумән, аның уйнавы минем өчен эталон булды. Кайбер сәхнә хәрәкәтләренә мин нәкъ менә аннан өйрәндем. Раушанның да артистлык сыйфатларына сокланырлык кына!

- Синең сольный концертка тукталыйк. Тамашачыга ниләр тәкъдим итмәкче буласыз?

- “Рәвешләр” таралса да, әлеге тамашаның эчтәлеген саклап калырга исәп бар. Яңа пародияләр, яңа җырлар әзерлибез, тамашачылар белән бергә уйнала торган номерлар да булачак. Фәрит белән икебезнең легендар “Пацан белән Ботан”ның яңа, 3нче сериясе әзерләнә. Тик, концерт гел юмордан гына тормаячак, тамашага драматик жанрдагы чыгышлар да кертергә уйлап торабыз. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында сәхнә телен укыган кеше буларак, драма жанрын аеруча якын итәм, мөгаллимнәрем биргән белемне дә артка ташламыйча, нәтиҗәсен күрсәтәсем килә. Концертта, мисал өчен, үзем язган бер әсәрне тәкъдим итеп, халыкның күңел җепселләрен тарткалап карыйсым килә.

- Дистә елга якын уртак хезмәт. Авырлыклар, уңышлар, шелтәләр, мактаулар аша бергә үттегез. Хәзер, таркалганда, әлеге уйлар күңелне тырнамыймы?

- Җиңел түгел. Әлеге адымның авырлыгы да, үкенече дә бардыр... Күп еллар дәвамында тырышып төзелгән хыялыңны юкка чыгару – һәркемгә дә авырдыр. Тик без шундый уртак фикергә килдек. Кайчак тормышта башка юл белән китү, икенче уңышка ирешү өчен, моңа кадәр ирешелгән уңышны корбан итергә туры килә.

Татар юморы жанрында үз сүзен әйтә алган төркемнең таркалуы, тамашачылар өчен кызганыч, билгеле... Егетләрнең һәрберсенә зур иҗади уңышлар теләп калыйк. Һәм “Рәвешләр”нең башка концерт-тамаша кысаларында булса да, берләшеп, кабат сәхнә кыздырачакларына өметебезне өзмик!

#Рәвешләрюмортеатры
Если вы заметили ошибку, выделите необходимый текст и нажмите Ctrl+Enter, чтобы сообщить об этом редакции
Автор
(0 оценок)
Изложение
(0 оценок)
Актуальность
(0 оценок)
1067 просмотров в декабре
Я рекомендую
Пока никто не рекомендует
Новости по теме

Комментарии

Комментарии предназначены для общения, обсуждения и выяснения интересующих вопросов

Культура
9 августа 2018 года в бесплатной семейной гостинице «Дом Роналда Макдоналда» в Казани для маленьких пациентов ДРКБ МЗ РТ состоялось чтение четвертой сказки из серии «Волшебная книга сказок» вместе со звездой татарской эстрады Муниром Рахмаевым. Дети познакомились с доброй сказкой Карины Сиразиевой, жителя «Дома Роналда Макдоналда» в Казани, про маленькую волшебницу Марту. Мальчики и девочки с огромным вдохновением слушали Мунира Рахмаева, который заботливо...
Разное
У садоводов начинается пора сбора картофеля. Когда лучше выкапывать второй хлеб и как его хранить, чтобы он пролежал до следующей весны, «Челнинским известиям» рассказала садовод Татьяна Исхакова. Если выкопать картофель раньше времени, то его кожура будет тонкой, что плохо для хранения, клубни вскоре начнут портиться и гнить.    Обычно дачники ориентируются на внешний вид куста: пора ли его выкапывать. Когда ботва начинает желтеть, становится ясно, что ка...
Криминал
Верховный суд РТ начал рассмотрение дела в отношении трех татарстанцев, которые обвиняются в совершении преступлений, предусмотренных ст. 116 УК РФ, п.п. «в», «ж», «к» ч. 2 ст. 105 УК РФ, ч. 4 ст. 150 УК РФ и ч. 1 ст. 166 УК РФ. Об этом сообщил старший помощник прокурора РТ Руслан Галиев. Как считает следствие, трое подсудимых (из них один несовершеннолетний) в январе этого года собрались в одной из квартир в Нурлате. В их компании был мужчина, страдавший...
Общество
Деятельность «Сектора 16» запрещена на территории России.  Общественное объединение футбольных фанатов «Сектор 16» из Бугульминского района Татарстана попал в список запрещенных некоммерческих организаций (НКО). Список опубликован на сайте Министерства юстиции России.   Фанатское объединение также известно под названиями BugulmaUltras и «С-16». Основанием для внесения в список стало решение Бугульминского городского суда от 28 мая текущего года.   Таким об...
Культура
Президент Татарстана Рустам Минниханов поддержал производство таких кукол в национальных костюмах одним из мастеров рукоделия Пестречинского района. Правда, уточнил, что для более проработанных нарядов предложил привлечь к этому проекту студентов казанского профессионального лицея народных художественных промыслов. По мнению Рустамам Минниханова, в каждом татарстанском детском саду должны быть куклы с национальным наполнением.
Общество
В рамках акции «Мы за здоровый образ жизни» библиотекарь Важашурской сельской библиотеки  совместно с сотрудниками клуба провела велогонку. А в начале мероприятия поговорили о пользе занятия спортом и ведения здорового образа жизни. Были сделаны выводы о том, что будущее зависит от активной жизненной позиции молодых людей, от их стремления вести здоровый образ жизни. Среди детей среднего школьного возраста победителем стал Каюмов Инсаф, а  в младшей группе...
Общество
На полях кипит работа, повсюду слышится гул комбайнов, грузовые машины перевозят зерно, на зернотоках появляются ворохи зерна. Дни, когда сельчане трудятся без передышки. Но для песен и музыки время всегда найдется. Она сама рождается в сердцах, радость от получаемого богатого урожая превращается в песню. Труд и песня всегда шагают в ногу. Нужно жить и работать с песней. С учетом этого и начала свою работу агитбригада под руководством Заслуженного работник...
Разное
В рамках рабочей поездки делегация Томской области ознакомилась с работой Арского лесхоза. Осмотрели пожарно-химическую станцию второго типа, участки рубок ухода, где работает лесозаготовительная техника харвестер и форвардер, также посетили лесной питомник. Также перед гостями выступили представители Арского школьного лесничества «Наследники природы» и презентовали свою научную работу «Историческое начало реки Казанки». Директор регионального департамента...
Разное
Ленар Сафин ежегодно участвует в республиканской благотворительной акции «Помоги собраться в школу». Ранцы полностью укомплектованы необходимыми для первоклассника канцелярскими принадлежностями– от тетрадей до пластилина. Также по сложившейся в министерстве традиции к каждому рюкзаку приклеены индивидуальные световозвращатели со знаками «STOP» и «Осторожно, дети».